Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Иске Гришкин авыл китапханәсе «Дания патшалыгының тылсымлы әкиятчесе»дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде.
Балалар бөек Дания язучысы Г.Х. Андерсен иҗаты белән таныштылар. Соңыннан танылган әкиятченең әкиятләре буйлап «сәяхәт» кә киттеләр: әкиятнең исемен билгеләделәр, тасвирламасы буенча әкият геройларын атадылар, бергәләп анаграммалар һәм кроссворд чиштеләр, аның нәтиҗәсе булып «Андерсен»сүзе торды. «Балалар китабы - ул кояш нуры " дип исемләнгән күргәзмә күңелгә хуш килде.