"Сәламәт булу бик шәп! " спорт флешмобы

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Ижевка авыл мәдәният йортында «Сәламәт булу бик шәп! " спорт флешмобы узды.

"Колибри" балалар бию коллективы җитәкчесе Ф.Нургалиева белән берлектә күңелле музыка астында иртәнге гимнастика комплексыннан актив ялны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан күнегүләр ясадылар. 
Мондый чаралар балаларны уңай энергия белән баета, физкультура һәм сәламәт яшәү рәвешенә катнашы барлыгын тою мөмкинлеге бирә. 
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә иң мөһиме вакытны үз сәламәтлекләре өчен файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International