Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт

2022 елның 8 апреле, җомга

Тойгуҗа авыл китапханәсендә «Сәламәтлек юллары буйлап сәяхәт»дигән файдалы киңәшләр сәгате узды.

Тойгуҗа ФАП фельдшеры Кудрина Г.Р. сәламәтлек - кешеләрдә булган иң кыйммәтле нәрсә, аны сакларга кирәк, аны бернинди акчага да сатып алып булмаслыгы турында әңгәмә үткәрде. Балалар «файдалы һәм зарарлы продуктлар» викторинасы сорауларына, «файдалы үләннәр даруханәсе»ндә табышмакларга җавап бирделәр. Яхшы кәеф, уңай эмоцияләр, чисталык, спорт, дөрес туклану безгә үз сәламәтлегебезне сакларга ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International