Сәламәт яшәүчеләр илендә

2022 елның 8 апреле, җомга

Татар Чаллысы авыл китапханәсе «Башак» балалар бакчасы балалары өчен «сәламәт яшәүчеләр илендә»дигән мавыктыргыч уен программасы үткәрде.

Сәяхәт вакытында балалар «Хәерле иртә», «Юындыр», «Витаминнар», «Спорт»станцияләрендә булдылар. Һәр станциядә аларны сынаулар көтте. . А.Бартоның «Шапшак кыз», К. Чуковскийның «Мойдодыр»шигырьләрен укыдылар. Балалар хәзер төгәл беләләр, сәламәт булу өчен иртәнге зарядка ясарга, юынырга, спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кабул итәргә кирәк. Сәламәт яшәүчеләр иленә сәяхәт мавыктыргыч һәм кызыклы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International