Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Камай мәктәбендә «Сәламәт буласың килсә»дигән уен программасы үткәрелде.
Китапханәче Г. Галимуллина балаларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында сөйләде. Күңелле зарядка ясадылар. Аннары физкультура укытучысы Миннәхмәтов А.Б. белән берлектә спорт ярышлары үткәрелде. Балалар хәрәкәтле уеннарда һәм спорт эстафеталарында ярыштылар, «зарарлы яки файдалы» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.