Кошлар бөтен җирдә: сезнең өстендә, сезнең тирәдә, еракта һәм янәшәдә. Кошлар безне үзенең матурлыгы, хәрәкәтчәнлеге, тавышы белән сөендерәләр. Балалар китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошларның йолдызлы сәгате» дигән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче Л.Г.Галиуллинадан балалар кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, кышкы чорда кошларга нинди ярдәм кирәклеге, кошларны нәрсә белән тукландырып була, ә нәрсә белән ярамавы турында белделәр. Балалар канатлы дуслар турында мәкальләр һәм әйтемнәр ишеттеләр. Китапханәче белән бергә Кызыл китапка кертелгән һәм сак астында булган кошлар тормышындагы кызыклы фактлар турында фикер алыштылар. Шулай ук «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда балаларны В.Бианки, М. Пришвин, К. Паустовский һәм башка күренекле авторларның әсәрләрендә чагылдырылган кошлар белән очрашу көтә иде.