Сәламәт булу-бик шәп

2022 елның 8 апреле, җомга

7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кысаларында Песәй авылы китапханәчесе балалар белән "Сәламәт булу-бик шәп"дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

Балаларга һәрвакыт сәламәт һәм күтәренке булу өчен  көн режимын ничек дөрес итеп оештырырга кирәклеге турында сөйләде. Ә моның өчен спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, сәламәт яшәү рәвеше турында викторина сорауларына җавап бирделәр. «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм»күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Аннан соң балалар белән шашка, шахмат һәм башка күңелле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International