7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Турай авыл китапханәсендә "Сәламәтлеккә юл" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга физик культура белән шөгыльләнүнең файдасы, чыныгу һәм көн режимы турында сөйләде. Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләрен ничек чыныктыруларын һәм дәресләрдән нинди файда тоюларын санап үттеләр.