Тихоново авыл китапханәсендә балалар өчен «Галәм киңлекләре»дип исемләнгән космонавтика сәгате үткәрелде.
Китапханәче космонавтлар көне, космосны үзләштерү тарихы белән таныштырды. Борынгы заманнардан башлап планетаның серле дөньясы һәм йолдызларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Балалар Ю. Гагарин биографиясенең һәм башка космонавтларның батырлыклары турында кызыклы фактлар белделәр. "Кояш системасы планетасы" дигән видеоролик күрсәтелде, космос темасына викторина үткәрелде. Чара «Балалар өчен космос»дигән мультфильм карау белән тәмамланды.