10 апрель көнне Енабердино Мәдәният йортында "Космик стартлар"дип исемләнгән уен программасы булып узды. Уен программасы барышында балалар космос, йолдызлар, космонавтлар, ракеталар турында бик күп яңа, кызыклы нәрсәләр белделәр. "Ракетаны космоска җибәрү", "Космоска чыгу" һ.б. төрле уеннар уйнадылар. Кызыклы итеп космонавтика темасына рәсем ясадылар. Соңыннан үзләре космонавтларның фотосурәтләре һәм рәсемнәре белән стенд ясадылар.