Узган атнада 8 апрельдә Менделеевск районының ЮХИДИ һәм “БДД” ДБУ бүлекчәсе “Профессионал” өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесе белән берлектә Менделеевск районының “Автомногоборье-2022” егетләр һәм кызлар арасында, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм ярышларда иң яхшы катнашучыларны ачыклау максатыннан, район конкурсы үткәрделәр.
Конкурста 16-18 яшьлек «Профессионал» автомәктәбе курсантлары катнашты. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Ике этап нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр::
1 урын-Парфенов Кирилл Витальевич (Алабуга политехника көллияте);
2 урын-Самушкин Кирилл Андреевич ( Ижевка урта мәктәбе);
3 урын-Сәлахов Илнар Марат улы (3 нче мәктәп).
Җиңүчеләр һәм призерлар «юл хәрәкәте иминлеге " ДБУнең район бүлекчәсеннән грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.