Роспотребнадзор турлар бетерелүгә, шулай ук авриарейсларны гамәлдән чыгаруга яки тоткарлауга бәйле рәвештә кулланучылар шикаятьләрен теркәүне дәвам итә. 12 марттан Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә 20 меңнән артык шалтырату килгән, шуларның 5%ы күрсәтелгән тематика буенча.
Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле теләсә нинди сораулар буенча 8-800-555-49-43 номеры буенча «кайнар линия» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Квалификацияле белгечләр Сезгә һәрьяклы консультация ярдәме күрсәтәчәкләр һәм претензияләр төзү мәсьәләләре буенча инструкция бирәчәкләр.
Роспотребнадзорның рәсми сайтында кулланучылар хокукларын яклау турында тулырак мәгълүмат алырга була. Аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин. Тематик бүлектә, шул исәптән, гамәлдән чыгарылган тур өчен акчаны ничек кире кайтарырга яки барып чыкмаган рейс өчен компенсация алу турында да сөйләнелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте федераль дәрәҗәдә дә, Россия Федерациясе субъектлары буенча идарәләр дәрәҗәсендә дә әлеге тематикага мониторинг ясауны дәвам итә.