Сәламәтлек - ул матурлык

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Енабердино авыл китапханәсе «Сәламәтлек - ул матурлык» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде.

Матурлык төрле була, аны күрергә, ишетергә, тоярга була,.Матурлыгыңны саклап калу өчен үз сәламәтлегеңне физик яктан да, рухи яктан да кайгыртырга кирәк. Бу чарага әкият героинясы Маша килде, һәрвакыттагыча шаян - ул соңгы модалар турында сөйләде, үзенең ялтыравыклы журналлары белән мактанды, кызларга модалы дефиле тәкъдим итте, балаларга табышмаклар әйтте, кызыклы конкурслар үткәрде, дөрес һәм сәламәт туклануның файдасы турында сөйләде. Ә балалар Машага табигать матурлыгы турында сөйләделәр һәм бергәләп «Туган як»дигән презентация карадылар. "Сәламәтлек - ул матурлык" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International