Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңүнең 77 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.

«Татарстан Республикасында Җиңү көненә еллык түләүне 438 ветеран алачак. Түләү РПФның территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International