Су басуларны булдырмас өчен, язгы ташу максималь куркынычсыз үтсен һәм зур зыян китермәсен өчен, алдан ук чаралар комплексы планлаштырылган.
"Безнең өчен иң мөһиме — Менделеевск районында яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү. Эшләнгән чаралар комплексы мөмкин булган зыянны киметергә һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуын булдырмый калырга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Менделеевск районы җитәкчесе.
Кичә махсус техника бозны ватты, квадрокоптердан төшкән фотолар күрсәткәнчә, елга үзәне контрольдә тотыла.