Радмир Беляев: «Менделеевск территориясендә яшьләрне калдыру район үсешенең мөһим өлеше булып тора»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Кичә хакимияттә район җитәкчесе мәгариф учреждениеләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата-аналары белән максатчан укыту мәсьәләләре буенча очрашты.

13 укучы КНИТУ-КХТИда бюджет бүлегендә белем алачак.

«Аммоний» АҖ ярдәме белән 13 укучы КНИТУ-КХТИда бюджет бүлегендә, тулай торак һәм 20 000 сумга кадәр стипендия алып белем алачак.

Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, ел саен булачак студентлар белән очрашачак, килеп туган мәсьәләләр буенча фикер алышачак, аларны хәл итүдә ярдәм итәчәк.

- Сез горурлык белән безнең Менделеевск районы данын якларга тиеш! Имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны, укырга керүегезне телим. Беренче чиратта әти-әниләрегезне дә сынатмагыз. Ә без сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез, - диде Р.Беляев.

Шулай ук район җитәкчесе ата-аналарга да мөрәҗәгать итеп, балаларының өлгерешләреннән чыгып сайлап алынуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International