«Йолдызларга таба»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

12 апрель көнне, космонавтика көне кысаларында,  Ижевка авыл мәдәният йортында «Йолдызларга таба " дип исемләнгән танып – белү-уен программасы үткәрелде.

Бу истәлекле көнне балалар танып-белү уен программасында катнаштылар һәм йолдызларга виртуаль очыш ясадылар. Балаларга кешенең космосны ничек яулавы, һава киңлегенең беренче юллары, бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Чара презентация белән үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җавап бирделәр, күңелле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International