Менделеевскида тегү фабрикасы ачарга планлаштыралар

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Менделеевск районы территориясендә тиздән тегү цехы ачылачак, ул Татарстан Республикасында иң эре тегү фабрикасы төзүнең беренче этабы булачак.

Тегү фабрикасын бистәдәге элеккеге колледж бинасында урнаштырырга планлаштыралар. Якындагы айда проектның беренче этабы - 30 эш урынына исәпләнгән тегү цехы эшли башлаячак.

Бүген потенциаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләрнең беренче көне узды. Предприятиене гамәлгә куючы Евгений Ивлев сүзләренә караганда, хәзер предприятие хезмәткәрләр туплый һәм барлык разрядлар тегүчеләрен, кисүчеләрен, кием конструкторларын, шулай ук әлеге юнәлештә үсәргә теләгән барлык кешеләрне эзли.

Проектның икенче этабы 150 млн. сумга якын инвестицияләр һәм 200 эш урыны булдыруны күздә тота.

Тегү предприятиесендә махсус кием, спорт формасы, куртка, футболкалар һәм башкалар тегеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International