Рамилә Салееваның йорт җиһазлары фабрикасы продукциясен хәзер OZON аша заказ бирергә мөмкин.
Шәһәр хакимияте һәм электрон сәүдә үзәге (ЦЭТ) ярдәме белән «Маркетплейс.Легко»Татарстан Республикасы районнары эшиәкәрләре өчен маркетплейслар белән эшләү буенча семинарлар сериясе эшли башлады.
Менделеевск эшмәкәре Рамилә Сәлиева үз командасы белән берлектә укуларын беренчеләрдән булып узды. Бу укуларда катнашучыларга маркетплейс аша ничек теркәлергә һәм товарларны сата башларга кирәклеге турында сөйләделәр.
Маркетплейска чыгу эшкуарларны үз бизнесын үстерергә этәрә. Бу бизнеска яңа дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итә. Ел ахырына маркетплейсларда Менделеев җитештерүчеләренең тагын да күбрәк товарлары барлыкка килергә мөмкин.