12 апрель көнне Монай балалар бакчасында китапханәче Ахмедова Н. В. тәрбияче Красильникова С. М. белән берлектә космонавтика көненә багышланган «Космосны буйсындыручылар» дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде.
Балалар йолдызлар һәм планетаның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар, шулай ук бик күп яңалыклар белделәр: хайваннарны космоска җибәрү, Юрий Гагарин – дөньяда беренче космонавт, Алексей Леонов – ачык космоска чыккан беренче кеше турында. Балалар кызыксынып Познанскаяның "Белка һәм Стрелка" китабыннан өзек тыңладылар, космос очышлары тарихыннан видео кадрлар карадылар, шулай ук космодромнан орбитага "Восток" корабленең очыш хроникасы видеоролигын карау зур кызыксыну уятты. Чара ахырында балалар «Космос» темасына кисеп ябыштырдылар