Галәм киңлекләре буйлап

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен космонавтика көненә багышланган «Галәм киңлекләре буйлап» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

Балалар космос, планеталар һәм йолдызлар, Юрий Гагаринның беренче очышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. «Галәм киңлекләре буйлап» интерактив күргәзмәсе белән таныштылар, «сораулар-йолдызчыклар» дигән сорауларга зур кызыксыну белән җавап бирделәр, катлаулы сорауларга җавапларны китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан эзләделәр. Аннары кәгазь самолетлар ясадылар һәм «Йолдызларга таба» уенында катнаштылар, фотозонада «космик фотолар» ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International