ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе законнарның үзгәрүе турында хәбәр итә

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эшмәкәрлек субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук законнарга үзгәрешләр кертү буенча мәгълүмат бирү максатыннан түбәндәгеләрне хәбәр итә.

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (алга таба-336 номерлы карар) нигезендә 2022 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда контроль (күзәтчелек) чараларын, тикшерүләрне үткәрүгә чикләүләр билгеләнгән, аларны оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе 2020 елның 31 июлендәге 248 номерлы "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" гы Федераль закон,  2008 елның 26 декабрендәге 294  номерлы "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәмшәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында" гы Федераль закон белән белән җайга салына.

Шулай ук Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану һәм төбәктә спиртлы эчемлекләр сату вакыты буенча өстәмә чикләүләрне юкка чыгару турында» 2022 елның 21 мартындагы 9 номерлы закон кабул ителде. Хәзер Татарстанда алкогольле һәм спиртлы продукция сату 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Республикада спиртлы эчемлекләрне 10:00 дән 22:00 гә кадәр сатып алырга була иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кече һәм урта бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча ил һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күрелә торган чаралар, беренче чиратта, намуслы хуҗалык итүче субъектларга җибәрелде.

Хокукый кыр кысаларыннан тыш алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга гамәлдәге законнар нигезендә тиешле санкцияләр кулланылачак.

РФ Хөкүмәтенең 336 номерлы карары һәм 2022 елның 21 мартындагы 9 номерлы Татарстан Республикасы Законының тулы тексты "хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында" басылып чыкты .www.pravo.gov.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International