Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә гомуми өлешле милекне рәсмиләштерүне гадиләштерергә, ә бакчачыларның үзләренә дистанцион рәвештә тавыш бирергә рөхсәт итәргә тәкъдим ителә. Росреестр катнашында эшләнгән тиешле закон проекты РФ Дәүләт Думасында каралуда тора.
Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзаларына бушлай җир кишәрлекләре бирү вакыты 2022 елның 1 мартында тәмамланды. Шуңа да карамастан, ведомствога гражданнардан мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә, алар әлеге хокуктан файдаланырга өлгерми калганнар.
«Хәзерге вакытта Татарстанда күп кенә бакчачыларның, элеккегечә, әгъзалар кенәгәләре генә бар һәм әлегә кадәр җир кишәрлекләренә милек хокукларын рәсмиләштермәгән. Кагыйдә буларак, сүз Совет чорында ук барлыкка килгән бакчачылык ширкәтләре турында бара. Җир өчен хокук билгеләү документлары булмаган гражданнарның күбесе җир кишәрлекләрен бушлай алу срогы тәмамлануга борчыла, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров. - Түләүсез хосусыйлаштыруны озайту аларга җирне милек итеп рәсмиләштерергә һәм аннан тулысынча файдаланырга ярдәм итәр иде".
Татарстан Росреестрында аныклап узуларынча, бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен бушлай җир кишәрлекләре алуны 2031 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Әлеге закон Дәүләт Думасында каралу сәбәпле, Татарстан Росреестры 2022 елның 1 мартына кадәр җир кишәрлекләрен бушлай алырга өлгермәгән гражданнарга, югарыда күрсәтелгән Законның озайтылганын көтеп торырга тәкъдим итә.
Моннан тыш, ведомствода әлеге закон проектының бакчачылар өчен мөһим булган башка яңалыкларны да күздә тотуы хакында сөйләделәр. Мәсәлән, бу кәрәзле телефон һәм башка электрон һәм техник элемтә чараларын кулланып дистанцион тавыш бирү мөмкинлеге.
"Мондый ширкәт әгъзаларының гомуми җыелышы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә идарәнең төп инструменты булып тора. Аны үткәрү турында кешеләргә почта аша Хәбәр итү һәм мәгълүмати щитларда игъланнар урнаштыру белән генә хәбәр ителә. Күпләр җыелышларда катнашмый, чөнки үз вакытларын сарыф итәргә теләмиләр. Моннан тыш, пандемия чорында бу мәсьәлә кискенләшкән: зур күләмдә бер урынга җыелу. Шуның аркасында кворум җыелмый, ширкәт өчен мөһим карарлар кабул ителми, сметаны раслау яки рәисне яңадан сайлау, коммуналь хезмәт күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр һ.б.», - дип сөйли «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков.
ТР Дәүләт Советында аңлатуларынча, бүген республикада меңгә якын гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәләре исәпләнә, миллионга якын татарстанлы үзләрен бакчачылар дип саный һәм шәһәрлеләрнең һәр өченче гаиләсе бакчачылыкка карата теге яки бу мөнәсәбәткә ия. Соңгы биш елда бакчачылык һәм яшелчәчелеккә ярдәм итү өчен 2 миллиард 750 миллион сум, агымдагы елга 550 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шулай ук субсидияләү механизмы да эшли. Закон чыгаручылар фикеренчә, яңа законны кабул итү республикада күмәк бакчачылыкны алга таба үстерү өчен тагын да уңайлы шартлар булдырырга, шулай ук җирне файдалануның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм бакчачылык кишәрлекләрендә үстерелә торган яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Игътибарга
Хәзерге вакытта «Кама аръягы бакчалары» бакчачылык ширкәтләре паспорты проектын булдыру буенча эш алып бара, анда Җир массивының мәйданы, участокларны үзләштерү, инфраструктура булу, янгын һәм экологик куркынычсызлык һ.б. кебек төп күрсәткечләр чагылыш табачак.