Сайлау лабиринты

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрель көнне Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча эшлекле уен узды.

Һөнәр сайлау-һәр кешенең  тормышын билгели торган адым. Шуңа күрә безнең бурыч-үсеп килүче буынга дөрес сайларга ярдәм итү. Уен барышында укучылар сирәк һәм юкка чыккан һөнәрләр, куркыныч һәм иң кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, һөнәри юнәлеш бирү уенында катнаштылар, шулай ук «Син һәм Синең һөнәрең»дигән мәзәк тест сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International