Менделеевск җитәкчелегенең шикәр бәяләре буенча мөрәҗәгате Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча Идарәсе тикшерү өчен нигез булды. Менделеевск районы администрациясе мөрәҗәгатенә җавап итеп, ваклап сату челтәрендә шикәр бәяләренең нигезлелеген тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, складлардагы запасларына карамастан, кибетләргә шикәр җитмәү сәбәпле, «Пятерочка» һәм «Магнит» ка карата монополиягә каршы эшләр кузгатылган.
Шулай ук Менделеевск администрациясе соравы буенча алынган мәгълүматны анализлау нәтиҗәләре буенча «Агросила - Коммерция» ҖЧҖнә карата «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» 2009 елның 28 декабрендәге 389 номерлы Федераль законның 13 статьясындагы 1 өлешенең 1 пунктын бозу билгеләре буенча эш кузгатылды.
Элек район җитәкчесе Радмир Беляев ваклап сату челтәрендә кирәкле товарларның булуын контрольдә тотарга кушты, шулай ук Менделеевск районында яшәүчеләргә шикәр булмау яки аның нигезсез бәясе фактлары турында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итте. Халык Радмир Беляевка социаль челтәр мәйданчыкларында – Вконтакте һәм Радмир Беляевның шәхси телеграмм каналыгда актив мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгатьләрнең барысы да монополиягә каршы хезмәткә запросны формалаштыру өчен нигез булды.