«Аулак өй»

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

«Аулак өй» - татар халкының традицион йоласы. Рус теленә тәрҗемә иткәндә «утырмалар уздырган йорт» дигәнне аңлата. Борын заманнарда, олылар кунакка киткәндә, яшьләр җыелышып сөйләшеп утырдылар: кызлар кул эше белән шөгыльләнгәннәр, ә егетләр чабата үргәннәр, агачтан төрле әйберләр кискәннәр. Ә соңыннан уеннар, мәзәкләр, җырлар һәм биюләр башланган.

15 апрель көнне Ижевка авылы Мәдәният йорты сәхнәсе вакытлыча традицион татар бизәлеше булган борынгы бүлмәгә әверелде. Яшьләр өчен сәхнәләштерелгән тамаша әзерләнгән иде.

Чараны алып баручы Р.Гыйззәтуллина тамашачыларны конкурслар, уеннар һәм биремнәр белән сөендерде. Тамашачылар чара кунакларын сокланып каршы алдылар, ә бу - Турай, Песәй, Татар Әхтиялы мәдәният йортлары, аларга үзләренең яраткан җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Кич буена борынгы лирик көйләр дә, баяндагы заманча көйләр дә яңгырады.

Чара бер сулышта да күңелле узды.

Ижевка авыл җирлеге башлыгы Н.М. Сергеева чыгышында катнашучыларга татар мәдәниятенең башкалардан аерымлыгын,  үзенчәлеген һәм милли гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне саклап калунының кирәклеген билгеләп үтте һәм чара ахырында катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International