15 апрель көнне Монай мәдәният йортында элекке җырлардан төзелгән концерт булды.
Бу кичне тамашачылар үткәнгә, 60-80нче еллар чорына, радионы тыңлаган һәм кара-ак телевизорлар караган вакытта әйләнеп кайттылар, Иртәнге почта" һәм "Ел җыры" тапшыруларын рәхәтләнеп карадылар. Бу кичтә җырларның мәхәббәт, гаилә һәм яхшылык турында, искеләре генә түгел, заманчалары да яңгырады. Шулай ук җыр аукционы уйнатылды һәм приз героен тапты. Концертны Монай мәдәният йортының (Ерусланов Л, Петухов Г, Созонов Е, Калягин Н, Минниахметова Л, Костина А., Калягин Л, Бакаев Н) иҗат коллективы әзерләде.