Менделеевскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү тантанасы узачак

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә.

Менделеевскида Җиңү көнен бәйрәм итү 2 көн дәвам итәчәк.

8 май көнне 13: 00 сәгатьтә Менделеевск шәһәрендә беренче тапкыр төзелеп килүче стадион янында «1945 елның мае» дигән тарихи реконструкция узачак

Шул ук көнне 12: 00 сәгатьтә Геройлар аллеясында Үлемсез полк стендын ачу була.

9 майда традицион парад һәм концерт программалары узачак.

Җиңү көнен бәйрәм итү иртәдән башланачак һәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Тантана традиция буенча Советлар Союзы Геройлары каберләренә чәчәкләр салу белән башланып китә. Башлана 9: 00 сәгатьтә Менделеевск зиратында (Камашево).

С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында  9 сәгатьтән парад  һәм бию-сәнгать тамашалары оештырыла.

Алга таба дуслык паркыннан Мәңгелек утка кадәр сәяхәт белән Советлар Союзы Геройлары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары бюстларына чәчәкләр салачаклар

Аннан соң "Юность" мәдәният йорты мәйданында сәгать 10да Мәңгелек ут янында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узачак. Барлык теләүчеләр дә 10 сәгать 30 минуттан чын солдат боткасыннан авыз итә алачаклар.

12: 00 сәгатьтә шәһәрнең үзәк сәгате яныннан «Юность» мәдәният йорты мәйданына кадәр «Үлемсез полк»колоннасы узачак.

Бәйрәмнең чараларга  бай булган кичке өлеше 17: 00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм көне 21:00 сәгатьтә зур салют белән тәмамланачак.

Авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары 7-8 майда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International