Татарстанның 19 меңгә якын гражданы булачак пенсияләре турында хәбәрнамә алды

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмалары өлешендә пенсия хокуклары турында актив рәвештә хәбәр итә башлады. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән ир-атларга һәм 40 яшьтән хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

Бүгенге көндә формалашкан пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында 19 меңгә якын кеше мәгълүмат алган.

Россия Пенсия фондының мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж алырга кирәклеген белә, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә алалар.

«Актив мәгълүмат бирү гражданнарга үз пенсия хокукларын алдан бәяләргә һәм кирәк булганда аларны арттыру буенча гамәлләр кылырга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентларының күләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалаштырыла торган пенсия тупланмаларының күләме турында белергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International