2022 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2022 елның 21 мартыннан 12 маена кадәр «Ветеранга открытка» конкурсы үткәрелә.
Конкурста катнашу ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына бөек хезмәтләре һәм авыр сынаулары өчен, шулай ук үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерәчәк.
Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин
Кушымта
"Ветеранга открытка" конкурсында катнашырга чакырабыз!