"Витаминнар иленә сәяхәт" исемле сәламәтлек минуты

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

16 апрель көнне Тойма авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Витаминнар иленә сәяхәт»дип исемләнгән сәламәтлек минуты үткәрелде.

Китапханәче сәламәт туклану, төрле, файдалы ризыклар турында сөйләде. Кызыклы уен формасында балаларга сәламәт туклануның иң мөһим компонентларының берсе- витаминнар булуын аңлаттылар. Төп витаминнар - «А», «В», «С», «D», "Е"витаминнары. Витаминнар өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы. Яшелчә, җиләк-җимеш турында табышмакларга җаваплар. Балалар аларда нинди витаминнар барлыгын һәм организмда аларның барыннан да күбрәк нәрсәгә тәэсир итүен белделәр. Сәламәтлек-ул табигатьнең бәһасез бүләге. Без үз сәламәтлегебезгә сакчыл карарга тиеш. Ә сәламәтлекне саклау өчен, беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International