Тихоново авыл китапханәсе балалар өчен «Без барыбыз да планетабыз өчен җаваплы» - экологик сәгать үткәрде.
Кечкенәдән үк балаларда табигатькә мәхәббәт, бөтен тереклеккә хөрмәт тәрбияләргә кирәк. Чара барышында «Без табигатьне саклый алабыз» дигән презентация, «Табигатьтә үзеңне ничек тотарга», "Нәрсә ул экология?", "Табигать елмаюы",дигән видеороликлар күрсәтелде, К.Паустовскийның "Җылы икмәк " әкиятеннән өзекләр укылды. Паустовскийның китаплары туган табигатьне яратырга, күзәтүчән, игелекле һәм гадел булырга өйрәтә. Балалар агачлар, хайваннар турында табышмаклар чиштеләр һәм блиц-викторинада яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.