Район халык иҗаты фестивалендә Л.Карпов исемендәге химия заводы хезмәткәрләре үз талантларын күрсәттеләр.
Концертта катнашучыларны Ватанга мәхәббәт һәм Халыклар дуслыгы темалары берләштерде. С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның концерт залында патриотик рух атмосферасы хөкем сөрде, менделеевлылар һәр башкаручыны алкышларга күмделәр.
Ветераннар халык хоры " Матушка Россия", "Наш город" җырларын башкарды. Химзаводның бию коллективы «Уфа Татарлары», «Кара/Ак», «Мәскәү кадриле»хореографик композицияләрен бүләк итте. «Алтын карп» театр коллективы «Тәрәз алдында өч кыз», «Туйга әзерлек», «Ирләр өчен бакча» миниатюраларын тәкъдим итте. Вокал башкаручылар Венера Вәлиева, Мария Лонеева, Наталия Князева һәм Марина Костина, Вячеслав Байрамгулов, Азат Абзалетдинов, Сергей Игумнов үзләренең көчле һәм якты тавышы белән шаккатырдылар.
Реклама
Чыгышларны шулай ук «Льоль сяське» удмурт җыр ансамбле һәм «Кристалл» эстрада бию ансамбле «Дуслар диалогы», «Китап белән татар биюе» композицияләре белән бизәделәр.
Артистлар оригиналь куелышларны, югары башкару осталыкларын күрсәттеләр. Матур костюмнар, чыгышлар тамашачыларны битараф калдырмады. Концертта катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Л.Карпов исемендәге химзаводның башкарма директоры Марат Шәмсин котлады. Алар билгеләп үткәнчә, һәр номерга завод халкы җылылык өлешен керттеләр.
-Бондюг характеры химзаводның кайнар цехларында чыныкты һәм бу уникаль. Нәкъ менә бу безне берләштерә дә инде. Искиткеч юмор, искиткеч артистлар, - диде Л.Галиева.
Концертны «Дуслык хороводы» бию коллективы һәм «Без бердәм ил»җыр ансамбле тәмамлады.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.