Музыкантларның җанлы уены һәм үз-үзен тотышы тамашачыларны җырчы тавышыннан да ким гаҗәпләндермәде.
Бик шәп, искитмәле... Бу Филүс Каһиров һәм "Мирас" ансамбле адресына яңгыраганнарның бик аз өлеше генә. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты беренче тапкыр Менделеевскида иҗат эшчәнлегенең 15 еллыгы һәм үзенең 35 яшьлек юбилей программасы белән булды. Аның исемен татар җырлары белән ассоциацияләүгә карамастан, сәхнәдән испан, төрек һәм рус җырлары яңгырады. Руслан Сафин һәм Илгиз Мөхетдинов Советлар Союзы чорындагы популяр рус җырларыннан попурри башкарганда сәхнәгә ут кабыздылар, ә тамашачылар рәхәтләнеп аның белән җырладылар. Яктылык һәм видео озатулар һәр җырны тулыландырды. Музыкантларның җанлы уены һәм үз-үзен тотышы тамашачыларны җырчының матур тавышыннан да ким гаҗәпләндермәде. Филюс Каһиров менделеевлыларның җылы кабул итүенә гаҗәпләнде. Концерттан соң артист белән сөйләшеп алдык.
- Гаҗәп энергетика. Шулкадәр җылы кабул итәрләр дип көтмәгән идем. Бер тапкыр чыгыш ясарбыз да, ә анда күз күрер. Тамашачылар безне тагын да көтеп калабыз дип вәгъдә иттеләр, - диде ул җылылык белән.
Артист тормышыннан кызыклы фактлар белән тулы интервью "Менделеев яңалыклары" номерында укыгыз.