Россиядә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Россиядә язгы кампания барышында 134 меңнән артык кешене армия сафларына чакыру планлаштырыла. Хезмәт итү урынына беренче озату майның өченче декадасында башланачак.
Менделеевскида 2005 елда туган 131 кеше хәрби исәпкә куелганбу хакта Эшлекле дүшәмбе вакытында Менделеевск районы хәрби комиссары Сергей Залуженко хәбәр итте.
2022 елгы язгы чакырылыш кампаниясенең үзенчәлекләре булачак:
1. ІТ-тармак хезмәткәрләре өчен кичектерү кертелгән.
2. Югары уку йортларының яшь хезмәткәрләре өчен билгеле бер юнәлешләр буенча кичектерү кертелде.
3. Уку буенча хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү хокукы булган гражданнарга медицина комиссиясен узмыйча гына биреләчәк.
4. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча барлык чаралар да дәвам итә