Балалар китапханәсендә В.А.Осеева иҗаты буенча «Игелек бәйрәме» әдәби аукционы үткәрелде.
Бу көнне китапханәче Галиуллина Л.Г китапханәнең кунаклары-1 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучылары (укытучысы Кашапова Н. П.) өчен "Тылсымлы сүз", "Дару", "Зәңгәр яфраклар", "Яхшы", «Начар» һәм башка хикәяләре буенча танып-белү викторинасы үткәрде. Биремнәр кызыклы һәм мавыктыргыч булды: балалар һәр хикәя буенча мәкальләр һәм әйтемнәр, рәсеменә карап хикәяне, геройның нинди хикәядән икәнен әйтергә, кроссворд чишәргә тиеш иделәр. Укучылар зур кызыксыну белән эшләделәр һәм һәр дөрес җавап өчен китаплар алдылар. Биремнәр уңышлы үтәлде. Очрашу ахырында да китапханәче аукцион үткәрде, анда укучылар үзләренең библларын истәлекле сувенирларга алыштыра алды.