"Монда бөек сугыш булган" исемле батырлык дәресе

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

18 апрель көнне Ижевка авыл китапханәсендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Монда бөек сугыш булган" дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Балалар К.М. Симоновның «Боз сугышы» дигән әдәби әсәрләре белән таныштылар, фразалар һәм мәкальләр төзү буенча биремнәр үтәделәр. 1938 елгы "Александр Невский" тарихи нәфис фильмыннан өзек карадыдар. Чараның максаты-патриотик тәрбия бирү, Ватан геройларына карата горурлык һәм хөрмәт хисен формалаштыру. Чарага «Александр Невский - Рус җиренең бөек улы " дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International