19 апрель көнне «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә Үзәк китапханә яшь шагыйрә, композитор, үз җырларын башкаручы Татьяна Снежина иҗатына багышланган «Җыр синең өчен» дип исемләнгән музыкаль - шигъри сәгать үткәрде.
Катнашучылар Татьяна Снежина башкаруында «Туман над городом туман», «Мы в этой жизни только гости» дигән җырларының язмаларын тыңладылар, шулай ук аның шигырьләре яңгырады. Кызганычка каршы, Татьяна Снежина бик иртә дөньдан китә (23 яшендә). Әмма бу вакыт эчендә ул 200гә якын җыр һәм йөзләгән шигырь язарга өлгергән, аның шигырьләре һәм җырлары безнең белән калачак. Кичә ахырында 1997 елда Татьяна Снежина истәлегенә багышланган концертта беренче тапкыр башкарылган «Позови меня с собой» дигән җыр яңгырады.