Камай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә кызыклы, мавыктыргыч һәм интеллектуаль өстәл уены - лото уены үткәрделәр.
Балалар уен вакытында лото уенының ватаны -Италиянең Генуя шәһәрендә XVIII гасырда ук барлыкка килүуен һәм шунда ук популярлык казануын белделәр. Катнашучылар уен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары белән таныштылар, шулай ук лото атрибутикасы, уенның өч төре белән таныштылар.