2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Роспотребнадзор вакцинаны профилактика чарасы буларак ясау буенча (бердәм иммунизация атнасы кысаларында) Бөтенроссия «кайнар линия»се уздыра.
Роспотребнадзор эпидемиологлары вакцинация, профилактик прививкаларның милли календаре һәм эпидемия күрсәткечләре буенча иммунизация, вакцина белән идарә ителә торган инфекцияләрне профилактикалау турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Белгечләр вакцинациянең кайчан һәм ни өчен кирәк булуын аңлатачаклар, прививкалар календарен ачыкларга булышачаклар, прививкалардан куркырга кирәкми дип аңлатачаклар.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте искәртеп узганча, вакцинация — ул һәр кешенең хокукы һәм уртак бурыч. Балалар һәм олылар сәламәтлеген саклау өчен мондый мөһим чарага җитди һәм җаваплы карау бик мөһим.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8(85557) 7-53-33 номеры буенча шалтыратырга мөмкин