Роспотребнадзор: Гөмбәләр белән агулануны профилактикалау турында

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Гөмбә сезоны башлану белән бәйле рәвештә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте гөмбә ризыкларын куллану белән бәйле агулануларны кисәтү кагыйдәләре турында искә төшерә.

Агулануның симптомнары 6-10 сәгатьтән соң килеп чыга: хәлсезлек, күңел болгану, үт катнашмасы белән косу, еш кына эч китүләр килеп чыга. Авыр агымда икенче көнгә сары таплар барлыкка килә, бавыр һәм талакның зураюы күзәтелә, көчле баш авырту, аңны югалту, көзән җыерулар арта. 

Авыр формада агуланганда иң начар нәтиҗә килеп чыгарга мөмкин. Җиңел очракларда исә савыгу 1-2 тәүлектән, җитди очракларда — берничә атнадан соң башлана. Үлем нәтиҗәләре, гадәттә, гөмбәләр кулланганнан соң 3-4 көндә була 

Шуны истә тотыгыз, гөмбәләр авыр эшкәртелә торган продукт булып тора, аларда гөмбә клетчаткасы — хитин күп, ул пешми.

Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, өлкәннәргә әзерләү ысулына һәм вакытына карамастан, гөмбә ашарга киңәш ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International