Бүген Менделеевскида яшәүче 500 гә якын кеше Россия һәм Татарстан флаглары белән С.Гассар исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданга Донбасстан мәҗбүри күченүчеләргә үз ярдәмен күрсәтү өчен килде.
Мәйданда патриотик композицияләр белән музыкаль программа оештырылды. Акциянең төп девизы - "Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!“
Волонтерлар Яр Чаллы һәм Казанга китәчәк машинага 700 мең сумлык гуманитар ярдәм салынган тартмаларга төяделәр. Нәкъ менә шунда эвакуацияләнүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары урнашкан.
- Без халык белән 700 мең сумга якын гуманитар ярдәм җыйдык. Бу-шәхси гигиена чаралары, урын-җир әйберләре һәм канцелярия кирәк-яраклары, уенчыклар һәм башка кирәкле әйберләр. Изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт. Бу йөрәк кушуы буенча эшләнгән, авыр минутларда мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район җитәкчесе Радмир Беляев.
Шулай ук сәхнәдә Иҗтимагый совет рәисе, "Шифалы су - Ижминводы" санаторие директоры Сәлим Хәбибуллин, Менделеевск Имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев һәм отец Виктор исеменнән дә сүзләр яңгырады.
Акциядә катнашучылар кулында зур горурлык белән Россия һәм Татарстан флаглары җилфердәп торды.
- Бу безнең яшь буынга патриотик рухны күтәрәчәк. Мин яшь армия отряды командиры һәм шәһәребездә шундый искиткеч акция оештырулары белән горурланам, — дип 1нче мәктәп укучысы Дәниф Муллахмәтов фикерләре белән уртаклашты.