Чернобыль һәлакәте меңләгән кешенең гомерен өзде, ә дөньядагы авария нәтиҗәләре әле бүгенге көндә дә сизелә.
Үзәк китапханәдә Чернобыль фаҗигаләре турында урта сыйныф укучылары өчен радиацион аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган зур чара узды.
Катнашучылар фаҗиганең сәбәпләре, аварияне бетерү этаплары турында белделәр, шулай ук шаһитларның истәлекләре белән таныштылар. Бары тик үткәндәге хаталарны истә тотып кына аларны киләчәктә кабатламаска мөмкин.