Бөтендөнья Җир көнендә Монай балалар бакчасында китапханәче тәрбияче белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Төрле төстәге планета» исемле виртуаль сәяхәт үткәрде.
Чара барышында китапханәче балаларны табигать турында язган авторлар: Бианки В.В., Пришвин М.М., Сладков Н. И., балалар китаплары һәм энциклопедияләре белән таныштырды. Соңыннан балалар «Төрле төстәге планета»дигән кызыклы интерактив презентация карадылар.