Һәлак булган сугышчылар һәйкәле территориясен төзекләндерү

2022 елның 22 апреле, җомга

21 апрель көнне Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлне һәм аның янәшәсендәге җирле зиратны җыештырдылар һәм төзекләндерү буенча эш алып бардылар.

Һәйкәлләрне, хәрби каберлекләрне төзекләндерү-ул сугышны үткән буыннарга искә алу билгесе. Бу безнең авылның киләчәге турында кайгырту, яшь буынга тарихны белү һәм ата-бабаларыбызны искә алу, Җиңүгә нинди авырлыклар аша ирешелүен истә тотарга кирәк. Мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб формированиеләренә йөрүче балаларга әлеге һәйкәлнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. 
 Барлык катнашучылар да башкарылган эшләрдән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International