22 апрель Халыкара Җир көне дип игълан ителде, аны дөньяның күпчелек илләрендә яшәүчеләр билгеләп үтә. Күп кенә илләрдә экология проблемаларына игътибар итәргә өндәүче бәйрәм чаралары һәм акцияләр уза.
Балалар китапханәсе 4 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары өчен (Хафизова Г.Р.) һәм 3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен (Шәйморатова Г.Р.) Җир көненә багышланган “Кар эри, гөрләвекләр ага” дигән танып-белү сәяхәте үткәрде.
Балалар «Үсемлекләр Патшалыгы», «Хайваннар Патшалыгы» һәм «Гөмбәләр патшалыгы»дигән биремнәр булган өч станция уздылар. Китапханәче Казакова Л.М. аларга С. Михалковның «Прогулка» шигырен укыды, һәм балалар, кайда гына ял итсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыештырырга һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.