Безнең йорт - Җир планетасы

2022 елның 22 апреле, җомга

22 апрельдә без чын мәгънәсендә дөньякүләм бәйрәм — БМО эгидасы астында үткәрелә торган Халыкара Җир көнен билгеләп үтәбез. Россиядә аны 1992 елдан бирле билгеләп үтәләр. Бу бөтендөнья акциясенең төп максаты-җәмгыятьнең һәм планетадагы һәр кешенең игътибарын, аның әйләнә-тирәлек проблемаларына җәлеп итү.

Монаш авыл китапханәсендә 4,5 сыйныф укучылары өчен җир көненә багышланган «Безнең йорт – Җир планетасы» дип исемләнгән белем сәгате узды.

Китапханәче экологик куркынычсызлык проблемалары һәм табигатькә сак карашның мөһимлеге, әйләнә-тирә мохит алдында һәрберебезнең җаваплылыгы турында сөйләде, китапларга күзәтү үткәрде. Балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, «Табигать серләре һәм табышмаклары» дигән кроссворд чиштеләр, кисеп ябыштырдылар. Чара ахырында китапханәче балаларга  табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен онытмаска, җирне сакларга кирәклеге турында исләренә төшерде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International