Җир көне

2022 елның 22 апреле, җомга

22 апрельдә Җир көне, куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу көне. Бу көн һәр кешегә экологик проблемаларны хәл итүдә нәрсә эшли алуы турында уйланырга мөмкинлек бирә торган көн буларак билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәче Г. Галимуллина Камай мәктәбе укучылары өчен «Чүп – чар-шулай ук ресурс " дигән уйлану сәгате үткәрде, планетада калдыклар проблемасы, кайбер төр чүп-чарның таралуы турында сөйләде.

Балалар көнкүреш калдыклары белән проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Аннары гадәти пластмасса шешәсе мисалында чүп-чарга икенче тормыш бирергә тәкъдим ителде. Шулай ук чүп-чар белән шөгыльләнүче  гарбология дип аталучы фән барлыгын белү дә кызык булды. Бу көн укучыларга яңа белемнәр алырга һәм әйләнә-тирәлеккә, туган табигатебезгә сакчыл, иҗади һәм мәхәббәт белән ничек мөһим карауларын аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International