Тихоново авыл китапханәсендә балалар өчен Пасха бәйрәменә багышланган “Пасха уеннары” дигән күңел ачу программасы үткәрелде.
Балалар борынгы Русьта ата-бабаларыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, уеннары белән таныштылар. Шулай ук табынга нинди ризыклар китерелүен, пасха йомыркалары ничек аталуын, ни өчен йомыркаларны бәйрәмгә буяуларын белделәр, кызыклы викторинада катнаштылар. Пасха турында Коренек РН үз шигырьләрен укыды. Балалар рәхәтләнеп «Йомырка белән йөгерү», «Йомырка тәгәрәтү», «Йомырка әйләндерү» уеннарында уйнадылар. Балалар "Пасхальный колобок" мультфильмын карадылар. Чара азагында “Асфальтта матур пасха йомыркасы яса” дигән конкурс үткәрелде.