21 апрельдә Турай авылы мәчетендә ифтар мәжлесе узды. Бәйрэм укытучылар, балалар бакчасы, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан уздырылды. Авыл имам-хатыйбы Флүр хәзрәт Миниханов вәгазь укыды. Авыз ачкач, бергәләп ахшам намазы укыдылар. Ифтар ашыннан соң ястү намазына бастылар. Ир-егетләр иман йортында тәрәвих намазын да укыдылар.